24 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак
Җыелмаларны ялгыз пенсионерлар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.
-
Татарстанда 215 ишегалдын төзекләндерү план-схемалары Президент программасы сайтында урнаштырылды
Республикада 2020 елга “Безнең ишегалды” Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышулар дәвам итә. Бу уңайдан тагын 215 ишегалдының план-схемалары 24 апрельдә https://dvor.tatar/docs сайтында басылып чыкты.
-
Районыбыз авылларында һәйкәлләргә капиталь ремонт ясалды
Районыбызның берничә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды, алар хәзер өр-яңа булып, авыл уртасында балкып тора.
-
Лениногорскилылар игтибарына: Өч яше тулмаган балаларга тиешле 5 мең сум акча алырга гаризаны күпфункцияле үзәк аша да биреп була
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә.
-
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Ураза тотучы лениногорскилылар өчен: сәхәр һәм ифтар догалары
Лениногорск мөхтәсибәте сәхәр һәм ифтар догалары җибәрде. Сезгә тәкъдим итәбез.
-
Бәрәңге базда ук шытса...
Орлыкка дип саклаган бәрәңгедә кайвакыт ак озын шытымнар үсеп чыга. Андый бәрәңгене утыртырга ярыймы?
-
Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгын алыштыру вакыты озайтылды
Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
-
«Зөләйха күзләрен ача» сериалының финалы Гүзәл Яхина романы чишелешеннән аерыла
«Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерүчеләр Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романын экранлаштыру барышында аның азагын үзгәртеп, төп герой улы Йосыфның «Семрук» лагереннән качканнан соңгы тормышын күрсәтте.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Чикләү чаралары май бәйрәмендә дә дәвам итәргә тиеш
Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан кертелгән чикләү чаралары май бәйрәмнәрендә дә гамәлдә булырга тиеш. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч эпидемиологы Николай Брико шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Рамазан ае башлану уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәтенең мөрәҗәгате
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бөтен дөнья мөселманнары өчен бик зур вакыйгага булган мөбәрәк Рамазан ае килеп тә җитте. Әлеге айда Һәр мөселманга ураза тоту тиешледер.