Рамазан ае башлану уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәтенең мөрәҗәгате
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бөтен дөнья мөселманнары өчен бик зур вакыйгага булган мөбәрәк Рамазан ае килеп тә җитте. Әлеге айда Һәр мөселманга ураза тоту тиешледер.
Бу хакта Коръәндә әйтелгән: «Элекеге халыкларга йөкләнгән шикелле, сезгә дә ураза тоту фарыздыр. Бәлки тәкъвалардан булырсыз». Ураза кешенең күңеленә сафлык, тәненә пакьлек бирә. Шул сәбәпле ниятләгән яхшылыклар максатка ирешә. Андый кешене Аллаһ Тәгаләдән иңгән бәрәкәт беркайчан да калдырмас. Шуңа күрә гаиләсендә тигезлек, эшендә дәрәҗә, байлыгында муллылык, тормыш юлында яктылык булыр.
Гасырлар агымына бирешмәгән вә бүгенге көнгә хәтле рухи көчен югалтмаган изге Коръән нәкъ Рамазан аенда иңдерелгәндер. Аның ачылып бетмәгән нечкә серләре әлегә хәтле галимнәрне таң калдыра. Элек - электән ата-бабаларыбыз Коръәнне тормыш диңгезендә югалып калмаслык ярдәм итә торган бердән бер маяк дип күргәннәр.
Билгеле булганча кешенең тормышын катлауландыра торган һәм дәрәҗәсен төшерә торган иң зур сәбәп гөнаһтыр. Рамазан аенда дөрес максат куеп ураза тотучының гөнаһлары гафу ителер, дип әйтелә хәдистә. Ләкин бу гамәл ризык вә эчемлектән генә тыелып тору дигәнне аңлатмый. Уразаның төп максаты - гөнаһлардан тыелырга өйрәнү.
Бу елгы Рамазан һәркемнең күңелендә истәлек булып калыр. Дөньяда таралган яман чир сәбәпле мәчетләребездә җыелышып тәравих намазлары укылмас, гөрләгән ифтарлар үткәрелмәс. Яман чир таралган вакытта, сәхәбәләр сакланырга тырышканнар, чөнки динебез безгә чирдән барлык чараларын кулланырга куша. Безгә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Үзен сакламаган яисә калганнарга авырлык китергән кеше зур гөнаһка керер. Шуңа күрә өйдә утыру, чисталыкны аеруча кайгырту бүгенге көннәрдә бик мөһим!
Шул сәбәпле күбебез төшенкелеккә дә бирелергә мөмкин. Әмма аның икенче ягы да бар икәнен онытмыйк. Бит сәхәбәләр чорында ифтарлар өйдә генә үткәрелгән. Тәравих намазларын да, кем өйдә, кем мәчеттә, аерым укыганнар. Без дә борынгы мөселманнарның мисалын үтәрбез. Гаиләбезгә якынрак булу, алар белән бергәләшеп намазлар уку өчен әлеге хәл зур форсаттыр.
Елына бер тапкыр гына килә торган әлеге мөбарәк ай башында барыгызны чын күңелдән котлыйсым килә! Эшләрегездә уңыш, гаиләгездә мәхәббәт, җан тынычлыгы вә тән сәламәтлеге теләп дога кыламын. Якыннарыгыз өчен сөекле, ярдәмчеләрегез өчен хөрмәтле, җитәкчеләрегез өчен абруйлы булып калыгыз! Ихласлык бер кайчан да күңелегездән китмәсен! Сезгә карап йөзләгән кеше үрнәк ала. Аларның өметләрен акларлык дәрәҗәдә михырбанлы булып калыгыз! Шат күңел, көләч йөз, аек акыл һәрвакыт сезнең билгегез булсын!
Исмаил хәзрәт Сингатуллин, Лениногорск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев