Районыбыз авылларында һәйкәлләргә капиталь ремонт ясалды
Районыбызның берничә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды, алар хәзер өр-яңа булып, авыл уртасында балкып тора.
Тиздән – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Мондый мөһим вакыйга алдыннан обелиск-һәйкәлләрне яңарту, аларга капиталь ремонт үткәрү изге гамәл булып тора. Безгә Җиңү язы китергән солдатларны, тыл хезмәтчәннәрен онытырга хакыбыз юк. Авыллар уртасындагы һәйкәл - 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышны хәтерләү, онытмау урыны ул.
Яңа Чыршылы авыл җирлегендәге һәйкәл искергән иде, моннан берничә ел элек реконструкция ясалса да, капиталь ремонт көтә иде, ди авыл башлыгы Регина Мөхәмәтшина.
- Менә хәзер һәйкәлебезгә капиталь ремонт ясалды. Һәйкәлнең стеласы да хәзер башка төрле. Һәйкәл тирәсендә җиргә брусчатка җәелде. Шулай ук исемлек яңартылды. Хәзер бөтенләй башка төсмер алды һәйкәл, авылның горурлыгы, бизәге булып тора. Әлбәттә, мондый зур эшне үзебезнең финанс көче белән генә башкарып чыга алмас идек. “Татнефть” җәмгыяте булышлык күрсәтте. Без моңа бик шат, - ди Регина ханым.
Аның әйтүенчә, эшләрне ике атна эчендә “Максат” оешмасы хезмәткәрләре башкарып чыккан.
Тимәш авыл җирлегендә дә яңартылган, реставрацияләнгән һәйкәл ерактан ук балкып тора. Һәйкәлне тулысынча яңарту мәсьәләсе авыл җыенында гел әйтелеп килгән иде. Ул 1975 елда ачылган һәйкәл. Авылның үзәк урамы аша узучы юл кырыенда торган һәйкәл күптән төзекләндерү көтә иде. Менә монда шулай ук “Татнефть” компаниясе “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән һәйкәлнең стеласы алыштырылган, нигезе яңартылган, брусчатка җәелә һәм койма алыштырылган.
Розалия Мостафина
Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев