Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 215 ишегалдын төзекләндерү план-схемалары Президент программасы сайтында урнаштырылды

Республикада 2020 елга “Безнең ишегалды” Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышулар дәвам итә. Бу уңайдан тагын 215 ишегалдының план-схемалары 24 апрельдә https://dvor.tatar/docs сайтында басылып чыкты.

 

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре онлайн рәвештә dvor.tatar программасы порталында, шулай ук "Безнең ишегалды» программасының бердәм кайнар линия номеры буенча  8 (800) 27-5-2020 кабул ителә.

Бүген сайтта тагын 34 муниципаль районның ишегаллары план-схемасы урнаштырылды.  Шулардан  43 ишегалды Казанда,  32се – Яшел Үзән районында, 23е – Чаллы шәһәрендә урнашкан. Әлеге ишегаллары буенча кешеләр фикерләрен җиде көн эчендә теркиләр. План-схемаларны урнаштыру вакыты-1 майга кадәр билгеләнгән.

Элегрәк бу планнар-схемаларны һәр йортның җаваплылары   раслады.
- Йортларда яшәүчеләрнең комментарийларын кабул итү тәмамланганнан соң без барлык мөрәҗәгатьләрне дә муниципаль берәмлекләргә тапшырабыз. Аларны җирле проектлаучылар өйрәнә. Бу этап бик мөһим – бу безгә кайбер исәпкә алынмый калган мәсьәләләрне күрергә мөмкинлек бирә, кешеләрнең барлык күзаллауларын аңларга ярдәм итә. Үзгәрешләр кертелгәннән соң аларны Казан проектлаучылары карый, тикшерә. Аннан соң без аны кабат йортларның җаваплылары каравына юллыйбыз. Менә шул барлык эшләр төгәлләнгәч кенә план-схемалар төзүчеләргә тапшырыла, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.


Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программа 2019 елда Татарстан Президенты инициативасы белән кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру биш ел эчендә барачак (2020 елдан 2024 елга кадәр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев