Бәрәңге базда ук шытса...
Орлыкка дип саклаган бәрәңгедә кайвакыт ак озын шытымнар үсеп чыга. Андый бәрәңгене утыртырга ярыймы?
Орлыкка дип базга салган бәрәңгенең вакытыннан алда үреп ятуы бик әйбәт түгел. Күрәсең, базда бик җылы һәм юеш булгандыр. Сезгә бары тик бәрәңгене шытымнардан чистартырга һәм базыгызда температураны төшерергә генә кала. Баз эче бераз салкынайсын өчен аны кичтән яки төнлә ачык тотарга кирәк. Орлыкка дигән бәрәңгене 2,5-4 градуста саклыйлар.
Язын, утыртырга 25-30 көн кала, әгәр уңышны иртә алырга уйласагыз, бәрәңгене 18 градус җылылыкта якты урында шыттырырга киңәш ителә. Бу очракта саклый торган урында төнлә 6 градустан да салкын булмаска тиеш. Әгәр инде болай итеп шыттырыр өчен мөмкинлек юк икән, утыртырга 5-6 көн кала, бәрәңгене тартмаларга салып, җылы, якты урынга куярга кирәк, дип яза Кызыл таң.
Фото: avatars.mds.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев