Ураза тотучы лениногорскилылар өчен: сәхәр һәм ифтар догалары
Лениногорск мөхтәсибәте сәхәр һәм ифтар догалары җибәрде. Сезгә тәкъдим итәбез.
Уразага ният кылу:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриб. Хаалисан лил-ләәһи тәгаалә”.
“Иләһи ният кылдым, Аллаһы ризалыгы өчен, таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга”.
Авыз ачканда түбәндәге сүзләр әйтелә:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтәртү фагфирли йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.
“Йә Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп ураза тоттым, Сиңа иман китердем һәм тәвәккәл кылдым. Син биргән ризык белән авыз ачтым. Йә гафу итүче, элеке һәм булачак гөнаһларымны гафу ит!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев