Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Чикләү чаралары май бәйрәмендә дә дәвам итәргә тиеш

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан кертелгән чикләү чаралары май бәйрәмнәрендә дә гамәлдә булырга тиеш. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч эпидемиологы Николай Брико шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Әгәр чит илләргә карасак, аларда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүгә таба барса да, үзизоляция режимын барыбер гамәлдән чыгармыйлар. Кайбер ташламаларга барсалар да, чаралар саклана», — дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, Россия иң югары ноктаны узды дип әйтергә әле иртәрәк.

«Соңгы берничә көндә инфекция йоктыручылар саны (8-10 процент) бераз кимеде, әлбәттә. Элегрәк ул 15-17 процентка җиткән иде», — дип искәртте эпидемиолог һәм ниндидер нәтиҗәләр чыгару өчен вазгыятьне тагын ким дигән бер атна күзәтү таләп ителүен әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев