31 март 2026 яңалыклары
-
1 апрельдән кемнәрнең югары социаль пенсия алачагын әйттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән 4,3 млн россияле 6,8 процентка индексацияләнгән социаль пенсия алачак.
-
Шөгер артистлары борынгы заманнарга алып кайтты
Шөгер авылы мәдәният йортының халык театры яңа гына табадан төшкән, Аманулланың «Борын-борын заманда» пьесасы буенча эшләнгән ике пәрдәлек комедиясен тәкъдим итте.
-
Казанда Укытучылар йорты җәй башында ачылачак
Казанда Подлужная урамында укытучы йорты урнашачак бинаны реконструкцияләү дәвам итә.
-
Лениногорск районында питбайклар буенча рейдлар узачак
Бу атнада Лениногорск дәүләт автоинспекциясе питбайклар белән идарә итүче затларга контрольне көчәйтәчәк.
-
Җиңү көне алдыннан ветераннарга 10 мең сум түләнәчәк
Бу хакта Россия Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Татарстанда 1 апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр кертелә
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.
-
Лениногорскилыларга апрель аена намаз вакытлары
Намаз вакытлары
-
Авыз куышлыгы - организмның гомуми «көзгесе»
Авыз куышлыгының гигиенасы безнең көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше генә түгел, гомуми сәламәтлекне саклауның төп аспекты да булып тора.
-
Иске Иштирәк авылы китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды (+фотолар)
Елдагыча, традициягә тугры калып, Иске Иштирәк китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы үтте.
-
Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны билгеле
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак.
-
Лениногорскида 18 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак
1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык узачак.
-
2026 ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык гаилә балаларына уку өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
Татарстан Республикасында 2026 елның гыйнварыннан алып мең ярымнан артык гаилә ана капиталын нәкъ менә балаларга белем алуга юнәлдергән инде.
-
Татарстанлыларга «Тоталь диктант» та Пушкинның балачагы турында текст тәкъдим итәчәкләр
Татарстанлылар 18 апрельдә республиканың барлык районнарында диярлек узачак «Тоталь диктант» халыкара акциясендә катнашып, үзләренең грамоталылыгын тикшерә алачаклар.
-
Быел май җылы һәм яңгырлы булса, гөмбә уңышы мул булачак
Быел Россиянең урта полосасында гөмбә уңышы нинди булачагы майдагы һава торышы шартларына бәйле.