Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларга «Тоталь диктант» та Пушкинның балачагы турында текст тәкъдим итәчәкләр

Татарстанлылар 18 апрельдә республиканың барлык районнарында диярлек узачак «Тоталь диктант» халыкара акциясендә катнашып, үзләренең грамоталылыгын тикшерә алачаклар.

Акциядә 1000нән артык мәйданчык оештыру планлаштырыла.

Быел акциядә катнашучыларга язучы-прозаик, публицист һәм XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, филология фәннәре докторы, «зур китап» премиясе лауреаты, А.М. Горький исемендәге әдәбият институты ректоры Алексей Варламовның текстын язарга туры киләчәк. Ул Александр Сергеевич Пушкинның балачак битләренә багышланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Диктантны язарга теләге булган һәркем катнаша алачак. Теркәлү диктантка кадәр 10 көн кала (8 апрельдә) сайтта ачылачак.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев