Иске Иштирәк авылы китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды (+фотолар)
Елдагыча, традициягә тугры калып, Иске Иштирәк китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы үтте.
“Китапханә – серле урын, анда китапларга күңелсезләнеп торырга бирмиләр, әле бер бала килеп карый, әле икенчесе укыштырырга ала”, - ди китапханәче Светлана Шакирова.
Аның әйтүенчә, кызлар һәм малайлар атналык кысаларында узучы төрле чараларда катнашканнар. Атналыкның ачылышы вакытында алар Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгының тарихы турында белделәр. Балалар язучылары әсәрләре буенча викторина үткән. Әкият геройлары турында табышмакларга җаваплар эзләгәннәр. Китап турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшергәннәр. Соңыннан исә татлы призларга да ия булганнар.
Ә инде Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгын ябу чарасында төп игътибар шулай ук – китапларга булган. Китапханәче Светлана Шакирова аларны абонемент залында каршы алып, китап күргәзмәсе белән таныштырган, китапларның тормышта кирәкле булулары турында сөйләгән.
Аннары барысы бергә кычкырып укыганнар.
Соңыннан исә Н. Дәүлинең "Җырлап узган җәй" әсәре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән.
Фотолар: С.Шакирова





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев