Лениногорск районында питбайклар буенча рейдлар узачак
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында питбайклар буенча рейдлар узачак

Бу атнада Лениногорск дәүләт автоинспекциясе питбайклар белән идарә итүче затларга контрольне көчәйтәчәк.

Профилактик чаралар юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны  һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән.  

Язгы сезон башлану белән шәһәр һәм район юлларында питбайклар күренү очраклары ешайды. Шуңа бәйле рәвештә юл-патруль хезмәте инспекторлары балигъ булмаганнарны руль артында ачыклауга игътибар биреп, массакүләм тикшерүләр үткәрәчәк.

Закон законнарның төп кагыйдәләрен һәм таләпләрен искә төшерәбез:
1.  Питбайк-ул спорт инвентаре: мондый модельләрнең күбесе гомуми файдаланудагы юллар өчен каралмаган. Аларда машина юлына чыгу тыела.
2.  Рульгә утырырга рөхсәт бирүче йөртү таныклыгы : питбайклар белән идарә итү өчен тиешле А1 категорияле йөртү таныклыгы алырга кирәк.
3.  Ата-аналарның җаваплылыгы: идарә итүне хокуксыз затка тапшырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук ата-аналар тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен РФ Административ кодексының  5.35 маддәсе буенча җавапка тартылырга мөмкин.

Рейдлар барышында хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак, ә техника тартып алыначак һәм махсус стоянкага урнаштырылачак.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе халыкны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Юлларның имин һәм куркынычсызлыгы -уртак эш.

Фото ДАИ бүлегеннән


Нет комментариев