Авыз куышлыгы - организмның гомуми «көзгесе»
Авыз куышлыгының гигиенасы безнең көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше генә түгел, гомуми сәламәтлекне саклауның төп аспекты да булып тора.
Авыз куышлыгындагы бактерияләр канга үтеп кереп, өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин. Лениногорскиның теш табиблары режимга кертергә киңәш иткән авыз куышлыгын карауның менә берничә кагыйдәсе.
Көндәлек гигиена.
Тешләрне йомшак щетка белән көнгә 2 тапкыр (иртәнге аштан соң һәм йоклар алдыннан) 2шәр минут чистартыгыз, шулай ук телне дә, яңакларыгызны чистартып алырга кирәк.
•Даими рәвештә теш җебе яки ирригатор кулланыгыз.
• Авызыгызны антисептик эремәләр белән чайкагыз.
Туклану һәм тормыш рәвеше.
Шикәр куллануны чикләгез. Шикәр-бактерияләр өчен азык.
Рационга кальцийга, D витаминына бай ризыклар һәм табигый чистарта торган яшелчәләр өстәгез.
Тәмәке тартудан баш тартыгыз: ул пародонтит һәм авыз куышлыгында рак булу куркынычын икеләтә арттыра.
Ашаганнан соң су эчегез – төкерек кислоталарны нейтральләштерә.
Һөнәри контроль.
Авыртулар, сызлаулар булмаса да, стоматологка елына 1-2 тапкыр барыгыз. Куркыныч факторлары (диабет, йөклелек, брекетлар) булганда тикшерүләр ешрак булырга тиеш.
Өстәмә тәкъдимнәр.
Теш щеткасын 2-3 ай саен алыштырыгыз.
Теш авыруларының беренче симптомнары (кан килү, кызару) булганда, шунда ук стоматологка мөрәҗәгать итегез.
Кайнар ризыкны салкын ризык белән кушудан, шулай ук кофе, чәй, буягыч матдәләр булган эчемлекләр һәм алкогольне еш кулланудан сакланыгыз.
Авыз куышлыгының сәламәтлегенә карата җаваплы мөнәсәбәт - үз гигиенаңны бәяләү, карау чараларын яңарту һәм стоматологка баруны планлаштыру мөмкинлеге. Авыз куышлыгы сәламәтлег - озак яшәүгә инвестиция.
фото:ЦРБ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев