Лениногорскида 18 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак
1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык узачак.
Бу чорда шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, чүп-чардан арындыру, табигатьне саклау чаралары киң колач алачак.
“Ике ай эчендә без шәһәрне кыштан соң чистартачакбыз: ишегалларын, урамнарны һәм ял итү урыннарын тәртипкә китерәчәкбез, агачларны матур кисү эшен башкарырбыз һәм яңа агачлар утыртырбыз. Безнең һәркайсыбыз яшәү өчен чиста һәм матур мохит булдыруга үз өлешен кертә ала: үз тирә — ягыбызда чүп-чарны җыярга һәм яңадан пычратмаска», - дип билгеләп үтте атналык планеркада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин.
Гомумшәһәр өмәсе 18 апрельгә билгеләнгән. Урамнарны юдырту эше аңа кадәр башкарылачак, 13 апрельдән 16 апрельгә кадәр, диде район башлыгы Марат Гирфанов.
Юлларны ямау эше дә апрель аенда башлана.
Икеайлык кысаларында төп максат –торак пунктларны тәртипкә китерү һәм халыкта экологик культура формалаштыру.
фото: ЛМР, архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев