1 апрельдән Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә
1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
Чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Бу күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.
Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьтә асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте дә чикләнә. Әлеге чикләү һава температурасы +32 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелгән очракта гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев