РФ Фән һәм югары белем министрлыгы 2027/2028 уку елында ведомство карамагындагы вузларга керү өчен бердәм дәүләт имтиханыннан минималь балларны үзгәртергә планлаштырмый.
Бу министрлык боерыгы проектыннан күренә, дип яза РИА Новости.
Документ нигезендә, барлык фәннәр буенча минималь чик күрсәткечләре алдагы уку елы дәрәҗәсендә калачак.
Абитуриентларга укырга керү өчен рус теле, профильле математика, тарих, чит тел, әдәбият, биология, география һәм химиядән кимендә 40 балл җыярга кирәк булачак.
Физикадан минималь нәтиҗә – 41 балл, җәмгыять белеменнән – 45 балл, информатикадан – 46 балл.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев