Лениногорскида «Высота» яшьләр үзәгендә яңа гамәли киңлек — «Инженерлык траекториясе: беренче адымнар» инженерлык остаханәсе ачылды.
Бу мөмкинлек учреждениенең Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантлар конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Лениногорскиның мәктәп укучыларына заманча технологияләрне: 3D-пичәтләүдән алып архитектура проектларына кадәр бушлай үзләштерү мөмкинлеге туды. Остазлар белән системалы дәресләрнең төп курсы 1,5 айга исәпләнгән. Практик база җиһазландырылган лабораториядән гыйбарәт: кабинетта ике верстак бар, аларда шомарту машинасы һәм кул пычкысы (лобзик), шулай ук өч данәдә 3D-принтер урнаштырылган. Башта егет-кызлар теоретик белемнәрне үзләштерәчәк, аннары алар төрле предметларны үз куллары белән ясый алачаклар.
- Укыту программасы 3 төп юнәлешне үз эченә ала: инженерлык һәм архитектура, механика һәм электроника, 3D-модельләштерү һәм бастыру (печать).
Яңа килүчеләр өчен беренче адым танышу мастер-классы булачак. Ә соңыннан алар төп курска языла алачак. Проектта катнашучыларны барысын да нульдән өйрәтәчәкләр.
"Высота"яшьләр үзәге җитәкчесе Елена Демакина әйтүенчә, проект 6-11 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән."Һәр катнашучы беренче сызымнар ясаудан алып, үз инженерлык проектын җыюга кадәр юл уза ала. Укулар йомгаклау фестивале белән тәмамланачак, анда укучылар эшләренең масштаблы күргәзмәсен оештырачакбыз", - ди ул.
Нет комментариев