Бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллинадан затлы кайнатма рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллинадан затлы кайнатма рецепты

Кайнатма суыткычта саклана

Кирәк булачак: 1 кг слива, 250 г шикәр комы. Иң элек сливаларны икегә бүлеп төшен алабыз. Иренсәгез, сливаны ике өлешкә генә ярып җибәрсәгез генә дә була. Таба төбенә шикәр комының күбрәк өлешен җәеп, өстенә сливаларны тезәбез. Калган шикәр комын сливаның өстенә сибеп чыгабыз. Теләге булганнар слива эченә әстерхан чикләвеге сала ала.

Кайнатманы 180* лы духовкада 50-60 мин пешерәбез.

Стерильле банкаларга кайнар килеш сливаларны тутырып, өстенә сиробын агызабыз. Банканы тимер капкач белән ябып, суыткычта саклыйбыз.

  •  Киңәш: Духовканы сливаларны куйгач кына кабызабыз. 

 

https://baltaci.ru

 

 


Нет комментариев