2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү тәмамланып килә: сез тавыш бирдегезме әле?
Татарстанлылар 12 июньгә кадәр 2026 елда яңартылачак парклар, скверлар һәм ял итү зоналарын сайлый ала.
Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында дәвам итә. Сайлауга барлыгы 32 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән. Тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә.
Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында уза. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар катнаша ала. Территорияләрне сайлаудан тыш, катнашучыларга төзекләндерелгән объектлар турында фикер калдырырга һәм шәһәр мохите турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә.
Казан иҗтимагый киңлекләренең берсе өчен тавыш биргән һәркем конкурста катнаша ала. Бүләкләр уйнату 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүләкләр арасында:
16е модельле 10 iPhone смартфоны
Volga Resort глэмпингында ял итү өчен 2 сертификат
«Руки Вверх!» төркеме концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешелек)
Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешелек)
Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәрберсе 2 кешелек)
Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
12 июньгә кадәр сылтама аша узып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Казанның яңартырга кирәк булган паркы өчен тавыш бирергә;
тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш биргәннән соң күрсәтелә). Элегрәк тавыш биргән очракта Дәүләт хезмәтләреннән «Сораштыру узылган» дигән скриншот күрсәтергә;
скриншотны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр ВКонтактедагы шәхси биттә «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайланган паркны күрсәтергә) дип язып һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштегларын куеп урнаштырырга;
ВКонтактеда шәхси аккаунт ачык, кимендә 30 көн элек теркәлгән һәм 14 яше тулган һәм паспортында Казан пропискасы яки теркәлүе булган физик затныкы булырга тиеш.
Бүләк отучылар көн саен«Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә туры эфирда игълан ителәчәк.
«Бердәм Россия»нең «Шәһәр мохите» партия проектының иҗтимагый советы рәисе, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин белдергәнчә, тавыш бирүдә Чирмешән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Тәтеш, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә.
2025 елда Татарстан Рәисе инициативасы белән булдырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 464 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган, шул ук вакытта асфальт-бетон түшәмәнең гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2026-elda-tozeklanderelacak-obektlar-ocen-tavys-biru-tamamlanuga-oc-kon-kalyp-kila-5905976
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев