Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ​​​ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?
ҖӘМГЫЯТЬ

Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ​​​ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?

Көзләрдә дә язлар кабатлана. Табигатьтә дә шулай була кайчак. Кемнеңдер бакчасында икенче мәртәбә алмагач, чияләр чәчәк аткан. Язның беренче чәчәкләре – тузганак та «күз»ен кысып маташа.

Әнинең бакчасында мәтрүшкә үсә. Чәчәк аткач, бер тапкыр сабакларын җыеп алган идек инде. Хикмәт, менә тагын шау чәчәктә утыра. Болай булгач, кыш буе тәмләп чәй эчәбез инде, – ди Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында яшәүче Айгөл Әхмәдуллина. – Үзебезнең бакчада пәйгамбәр тырнагы (календула) сары болыт кебек утырды. Яфраклары ямьсезләнгәч, тамыры белән йолкып, тирескә аттым. Шул урында яңадан ямь-яшел булып үсеп киләләр. Бу елларда көз соң килә бит. Узган ел ноябрь азагында кар төшмәгән иде. Әлеге күренешләр шуңа бәйле, дип уйлыйм.

Белгеч фикере
Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Александр Абрамов киңәшләре:

Үсемлекләрнең үсеш циклы агрометеорологик шартларга тыгыз бәйләнгән. Быел җәй югары температура белән аерылып торды. Шуңа күрә күп кенә үсемлекләр икенче тапкыр чәчәк атарга өлгерде. Әлбәттә, мондый очраклар агач, үсемлекнең кышка чыдамлыгын киметергә мөмкин. Шуңа күрә яфрак койганнан соң, фосфор, калийлы ашламалар кертергә киңәш ителә. Көл кулланырга була. Андый күренешләрнең сәбәбе климатның үзгәрүенә, җәен температураның күтәрелүенә бәйле. Чынлыкта бу – «гормональ өзеклек»тән бигрәк, үсемлекнең стресска яки шартларның кискен үзгәрүенә реакциясе. Моннан тыш, сәбәбе башка факторлар да булырга мөмкин. Ябалдашларның зарарлануы (боз, җил), корткычлар яки авырулар һөҗүме – болар барысы да нормаль үсеш циклын боза ала. Нәтиҗәдә агач запас (йоклап яткан) чәчәк бөреләрен активлаштыра. Шулай ук җылырак климат зоналарыннан китерелгән үсемлекләр дә кайчакта җирле сезоннарга кыенрак җайлаша. Алар өчен һава аномалияләре кабат чәчәк атуга сигнал булырга мөмкин.

Куркыныч тудырамы?
Әлбәттә, тудыра. Кайбер очракларда, чыннан да, проблемага әйләнә. Үсемлек сезоннан тыш чәчәк ата икән, ул кышка һәм киләсе сезонга запасын сарыф итә дигән сүз. Нәтиҗәдә киләсе елда уңыш кимергә мөмкин. Көзен уянып чәчәк аткан бөреләр язын инде кабат сөендермәячәк. Үсемлек көчсезләнеп, аның кышка чыдамлыгы кимеячәк. Яшь бәбәкләр туңарга, кайбер очракларда чәчәкле ботаклар кибәргә мөмкин. Ләкин чәчәк ату агачка тулаем кагылмаганда, киләсе елда уңышка җитди зыян килмәячәк.

Нишләргә?
Бөреләрне яки яшь бәйләмнәрне пөхтә итеп өзегез. Шулай итеп, сез агачның көчен кышка һәм киләсе сезонга нормаль әзерләнү өчен сакларсыз.

Үсемлеккә тернәкләнергә ярдәм итегез. Фосфор һәм калий белән тукландырыгыз. Кыш алдыннан мул итеп су сибегез. Су агачка кышны яхшырак үткәрергә ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru

фото: редакция архивыннан

 


Нет комментариев