Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстанда Сабантуй вакытында алкоголь сатуны тыйдылар

Радий Хәбиров указы нигезендә Башкортстанда Сабантуйлар 4 июньдә башлана.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика муниципалитетларында Сабантуй көннәрендә хәмер сатуны тыю турында искә төшерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Сабантуйларны үткәрергә кирәк, кешеләр сагынды. Сабантуйларны аек үткәрегез, — дип мөрәҗәгать итте Хәбиров дүшәмбе көнне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына. — Сабантуй узган көнне территориядә алкоголь сатылмасын. Безне ачуланалар, кемдер көлә, кемдер усал елмая, әмма без бик дөрес эш башкарабыз. Кешеләр исерек йөзләр күрергә түгел, ә балалар белән ял итәргә килә».

Төбәк җитәкчесе указы нигезендә, Башкортстанда Сабантуйлар 4 июньдә башлана. Бу көнне беренче булып сабан бәйрәмен Зиләир районында билгеләп үтәчәкләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев