Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер атна эчендә Татарстанда 55 кеше химикатлар белән агуланган

16-22 февральдә Татарстанда химик этиологияле кискен агулануның 55 очрагы теркәлгән.

Агуланучыларның 61,8 проценты-ирләр, ә 38,2 проценты — хатын-кызлар. Өлкәннәрнең карамавы аркасында балалар да агуланган, андыйлар 20 процент булган, яшүсмерләр — 3,6 процент, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә.

Алдан ниятләнгән агуланулар да теркәлгән. Мәсәлән, үз — үзенә кул салу очраклары һәм наркотиклар куллану максатыннан – 50 процент. Очраклы агуланулар 47,7 процент тәшкил иткән, химикатларны ялгыш кабул иткәннәр — 38,1 процент. 

Исегезгә төшерәбез, 9-15 февральдә кискен химик агулануларның 59 очрагы теркәлгән иде. «Исерү максатыннан»  – 36 процент, «ялгыш кабул итү» -24 процент, «очраклы» – 20 процент, «үз – үзеңне дәвалау» - 12 процент.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев