Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү срокларын әйттеләр
Бу хакта Росстатта РИА Новостига хәбәр иттеләр.
Россиядә Бөтенроссия халык санын алу 2031 елдан да соңга калмыйча узарга тиеш, конкрет срокны РФ Хөкүмәте билгеләячәк.
Агымдагы елда Берләшкән милләтләр оешмасы 2030 елгы Бөтендөнья халык санын алу программасы һәм торак фонды раундының башлануын игълан итә, дәүләтне 2025 елдан 2034 елга кадәрге чорда үз милли җанисәпләрен үткәрергә чакырачак.
Статистика ведомствосында шулай ук искә төшерүләренчә, киләсе Бөтенроссия халык санын алу РФ бердәм федераль мәгълүмат регистрының административ мәгълүматларын беренче кулланырга тиеш. «Шул ук вакытта һәр кеше алдан тутырылган мәгълүматларны ачыклау һәм административ чыганакларда булмаган мәгълүматларны исәпкә алу кәгазенә шәхсән кертү мөмкинлеге бирү аша халыкның үзбилгеләнү гарантиясе саклана», - дип өстәделәр Росстатта.
https://tatar-inform.tatar/news/rosstat-botenrossiya-xalyk-sanyn-aluny-utkaru-sroklaryn-atady-5900491
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев