Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел кар соңга калып явачак

Көзге аномаль җылылык булу сәбәпле, быел Казанда кар соңга калып явачак. Бу хакта КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итте.

 

 

«Беренчел фаразлар буенча, ноябрьнең 20ләренә кадәр уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми. Күпьеллык уртача мәгълүматларга караганда, мондый күчеш гадәттә 31 октябрьдә була. Бу — әле кар ятмаган чор алды сезоны. Беренчел фаразлар буенча, кар ноябрь ахырында гына ятачак. Әмма мондый озак сроклы фаразлар 60-70% ихтималы белән тормышка аша», — диде ул.

Метеоролог сүзләренчә, Казанда көзнең өченче ае аномаль җылы булачак. Татарстан башкаласында бу чаклы җылы ноябрьләр 2008 һәм 2013 елда булганнар. Күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда, гадәттә бу шәһәрдә кар 17 ноябрьдә ята.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-11-2020/byel-kazanda-kar-so-ga-kalyp-yavachak-5782907

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев