Лениногорск эчке эшләр бүлегендә чираттагы мошенниклык очрагы теркәлде. Бу юлы 88 яшьлек пенсионер алдакчылар корбаны булган.
Лениногорскида яшәүче 88 яшьлек әбигә таныш булмаган кеше шалтыраткан. Ул үзен почта хезмәткәре дип таныштырган. Хезмәтләр күрсәтү өчен ташлама ясыйбыз дип, ул әбидән шәхси мәгълүматларын сораган. Соңрак икенче бер хатын-кыз шалтыратып, үзен хокук саклау органыннан дип таныштыра.
Ул әбигә: “Сезнең исемгә Украина хәрби көчләренә җибәрү өчен счет ачылган һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган”, - дип, аны террорчылыкта гаепли. Аннары сөйләшүгә икенче бер мошенник кушыла, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул барлык акчаларны декларацияләргә һәм барысын да законлы рәвештә эшләргә куша. Моның өчен акчаларны Мәскәүгә китерергә, ди.
Әлбәттә, 88 яшьлек әби Мәскәүгә хәтле сәламәтлеге аркасында бара алмагынын әйткәч, курьер өйгә килеп җитә. Әби таныш булмаган ир-атка 925 мең сумга якын акчасын биреп тә җибәрә.
Соңрак кына ул үзен алдаганнар икәненә төшенә, тик соң була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.
- Полиция кисәтә: дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша мәгълүмат сорамый һәм курьерларны акча алырга җибәрми. Шикле шалтыратулар булганда, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм полициягә 102 номеры буенча шалтыратыгыз.
фото: Лениногорск-информ
Нет комментариев