Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының төрле өлкәләрендә эшләүче 200дән артык хезмәткәр электрон мактау тактасында тәкъдим ителгән

Горурланабыз хезмәт алдынгылары белән!

Татарстан Республикасында Электрон мактау тактасы рәсми рәвештә эшли башлады – бу төрле эшчәнлек өлкәләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарның казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тануга юнәлтелгән масштаблы интернет-проект. Республиканың иң яхшы белгечләре арасында Лениногорск районы хезмәтчәннәре дә лаеклы урын алды: исемлеккә Лениногорск муниципаль районыннан 289 кеше кергән. 

Исегезгә төшерәбез, электрон мактау тактасын булдыру инициативасы белән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыкты. Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде, ә төп таләпләр эш стажы һәм югары һөнәри нәтиҗәләр иде. Хәзер платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат бар.

Исемлек  ел саен яңартылачак.

Электрон мактау тактасына кертелгән барлык лауреатларга тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылачак.

Республиканың Электрон мактау тактасына кергән лениногорскилыларның  тулы исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин: https://gordost.tatar.ru/municipality/leninogorsky 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев