Лениногорск күзәтчелек эше бүлеге автоном  янгын хәбәрчеләренең мөһимлеге турында искәртә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск күзәтчелек эше бүлеге автоном янгын хәбәрчеләренең мөһимлеге турында искәртә

Күптән түгел төнлә Зеленодольск районының шәхси торак йортында янгын чыккан. Кызганыч, янгын нәтиҗәләре фаҗигале – ике кеше зыян күргән. Өйдә автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылмаган булган.

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгыннарны һәм аларда кеше үлемен профилактикалауның иң нәтиҗәле төрләренең берсе булып бинадагы төтенгә, шул исәптән  сиренага җавап бирә торган автоном төтен янгын хәбәрчеләрен урнаштыру тора, дип искәртә.

«АДПИның тавышы һәм ешлыгы шундый ки, ул хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле. Бу йортта яшәүчеләргә янгын турында вакытында белергә һәм өйдән чыгарга мөмкинлек бирә. Мондый приборны үз торагыңа урнаштырып, милекне генә түгел, Яшел Үзән районындагы кебек килеп чыккан фаҗигале нәтиҗәләрне дә булдырмаска мөмкин», – ди бүлек хезмәткәре Дамир Вильданов. 

Түшәмдә һәм стеналарда АДПИ урнаштыру янгын сигнализациясенең махсус линияләрен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади. Тик елына бер тапкырдан да сирәгрәк батареяларны алыштырырга кирәк.

Янгын чыккан икән, нишләргә соң?

Кичекмәстән: 

• янгын турында «101», «112»телефоннары аша хәбәр итәргә;

• янгын турында күршеләрне кисәтергә;

* һава агымын киметү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачмаска;

• әгәр йортта (фатирда) бик нык төтен булса-үз артыңнан ишекне ябып, кичекмәстән бинадан чыгып китәргә;

• өйдән (фатирдан) баскыч маршлары аша эвакуацияләү мөмкин булмаса, балкон баскычыннан файдаланыгыз, ә ул булмаса, ишекне тыгыз итеп ябып, балконга чыгыгыз һәм үтеп баручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең игътибарын үзегезгә җәлеп итәргә тырышыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән бу хакта «101», яки «112» телефоннары буенча шалтыратыгыз.

 

ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

фото: янгын сүндерү бүлегеннән

 


Нет комментариев