Лениногорскида хөкем ителүчегә булышу сүздә генә калмаган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хөкем ителүчегә булышу сүздә генә калмаган

Яңа гына иректән мәхрүм ителү урынынан чыккан кеше өчен эшкә урнашу –хезмәт хакы алу мөмкинлеге генә түгел янә җәмгыятькә әйләнеп кайтуына зур ярдәм итүче чара да. Әлеге чараның бер юнәлеше булып илебездә эшләп килүче пробация законы тора.

Бу язмабызның  герое Н. Лениногорск җинаять -башкарма инспекциясе бусагасын атлап кергәнче төрле күңелсезлекләргә тап булган. Күптән түгел генә ул колониядән азат ителгән, алда торган билгесезлек һәм потенциаль эш бирүчеләр ягыннан баш тарту куркынычы аны шөбһәле уйларга төшергән. Инспекция начальнигы урынбасары Альфред Насыйров кабинетында Н.беренче мәртәбә өмет сүзләрен ишеткән.

Инспектор эшен коры законнарны санап чыгу белән генә чикләмәгән, барсын да бәйнә-бәйнә аңлатып, җентекләп консультация уздырды. Үзләреннән ярдәм сорап килүчегә ул хезмәт хокукы нормаларын, социаль яклау механизмнары һәм дәүләт ярдәме чаралары турында да сөйләп-аңлаткан. 

Әлеге очрашуның икенче көнендә үк Н.рәсми гариза биргән, шул ук вакыттан инспекция, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (ЦЗН) һәм эш эзләүченең үзе арасында хезмәттәшлек процессы башланган. Шунысы да мөһим, эш мәшгульлек үзәге белгечләре бик тиз туры килә торган вариант тапканнар. Ул Лениногорск кошчылык фабрикасында технологик җиһазларны көйләүче вазыйфасы булып чыккан.

Эш бирүче белән әңгәмәдән соң Н.ны эшкә алганнар. Документлар рәсмиләштерү процедурасы барган арада, пробация хезмәте элеккеге хөкем ителүчегә матди яктан да ярдәм күрсәткән. Аңа бер мәртәбә бирелә торган социаль ярдәм  түләнгән. 
Альфред Насыйров өчен Н. белән булган вакыйга яңалык түгел, ә инде системага салынган даими эш үрнәге.

«Хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыру турында сөйләгәндә, сүз планны үтәү турында гына түгел, ә тирән социаль проблемаларны хәл итү турында да бара, — дип билгеләп үтә ул. – Кеше җәмгыятьнең аны янә кабул итәргә әзер икәнен сизәргә тиеш. Эш бирүчеләргә исә дәүләт конкрет инструментлар тәкъдим итә: мәшгульлек хезмәтенә персонал сайлауда ярдәм итү һәм аларның чыгымнарын Россиянең социаль фонды аша субсидияләү. Мондый гамәлләр, консультация, юнәлеш, вакансия сайлау, эш эзләгәндә һәм  тормышны янә башлаганда терәк булу— нормаль тормышка кайту мөмкин булуын исбатлый. Иң мөһиме ярдәм өмет итеп килүченең үзгәрешләргә таба үзенең адым ясавы”,- ди Альфред Насыйров.

фото: А.Насыйровтан


Нет комментариев