Быел Татарстанда республиканың 35 мәктәбендә агрокласслар ачылачак
Агросәнәгать комплексын белгечләр белән тәэмин итү.
2025 елдан Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында агросәнәгать тармагын үстерүгә юнәлдерелгән биш федераль проект тормышка ашырыла, шул исәптән кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.
2025 елда республиканың 14 районында 20 мәктәптә агротехнология сыйныфы ачылган. Алар генетика һәм селекция, терлекчелек, биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерлык һәм чәчәк үстерү юнәлешләрен колачлый. Агымдагы ел ахырына кадәр инде 35 мәктәптә агросыйныфлар ачу планлаштырыла.
Узган ел проектны гамәлгә ашыруга 1 млрд 269 млн сум акча юнәлдерелгән. Бу чаралар кысаларында Казан дәүләт аграр университеты өчен 46 торак урын сатып алынган, уку бинасын реконструкцияләү һәм җиһазлау эшләре алып барылган. Шулай ук җитештерү практикасын узучы 317 студентка хезмәт хакы һәм яшәү чыгымнары капланган, килешү нигезендә һәм максатчан белем алучы 126 студентка ярдәм күрсәтелгән.
Агротехнология сыйныфларында эшләүче физика, химия, математика һәм биология укытучыларына аена 30 мең сум өстәмә түләү каралган. Узган ел бу ярдәмне 80 педагог алган булса, быел 130дан артык укытучыны колачлау көтелә.
Моннан тыш, федераль проект кысаларында Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты бинасында капиталь ремонт һәм яңарту эшләре дәвам итә.
Татарстан Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, агросыйныфлар булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерләү чаралары бердәм стратегиягә нигезләнгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев