Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

Элегрәк, әгәр син авыру белән аралашкан булсаң, ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер исә аны авыру симптомнары булган очракта гына ясатырга кирәк.

Симптомнар күзәтелмәгән очракта, 14 көннән соң изоляциядән китәргә мөмкин, дип аңлатты Авдонина.

Шунысын да искәртик: «авыру белән аралашкан» дип табылганнан соң республикада яшәүчеләрне табиблар үз күзәтүе астына ала. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев