Дәүләт Думасында дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәбез икәнен әйткәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәбез икәнен әйткәннәр

Бу хакта ул «РИА-Новости» яза.

Россия Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов киләчәктә дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеге турында әйткән. Бу хакта ул «РИА-Новости»га сөйләгән, дип яза Ватаным Татарстан.

«Киләчәктә, чыннан да дүрт көнлек эш атнасына күчәрбез дип уйлыйм. Әмма бу барлык тармакларга да һәм барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый», — дигән ул.

Депутат, фикерен дәлилләп, мисалга табибларны китергән. «Алар үз эшләрен читтән торып башкара яки пациентларны кабул итү вакытын киметә алмый», — дигән Ярослав Нилов. Аның сүзләренә караганда, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кулланылган тармакларда алга таба кул көчен киметергә мөмкин.

 

http://baltaci.ru


Нет комментариев