Дилбәр Фәиз махсус хәрби операция зонасына киткән
Ватан өчен ут йоткан, шул ук вакытта, җиңү көнен якынайтыр өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан көннәр.
Гади халык та өлеш кертә, отставкадагы хәрбиләр дә ике арада волонтерлык итә, алар кайнар нокталардагы егетләргә гуманитар йөк илтү җәһәтендә ерак сәфәрләрдән кайтып кермиләр. Аларгы кушылып танылган алып баручы Дилбәр Фәиз дә юлга чыккан, дип хәбәр итә «Шәһри Казан».
Әйе, радиодан киткән. Вакытлыча, әлбәттә. Иң мөһиме, исән-сау барып җитсеннәр. Әлегә минутларда ул бер төркем егетләр белән юлда, “әле Луганск җирләренә дә барып җитмәдек”, диде.
Төркемнәре ышанычлы: Арчада ветеран әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илнур Яруллин, Сабаның “Солдатка аш” штабыннан Нурия Әбсәләмова, Лаештан Рамил Зиннатуллин белән Илнар Мингалиевлар бу чакрымнарны инде шактый мәртәбәләр ураган. Исән-сау йөреп кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев