Дошман самолетын тар-мар иткән якташ очучыбыз
Сугышның беренче көннәреннән үк якташыбыз Хәсән Хәнипов яу кырында була, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш фронтларда сугыша.
Туганнарына язган хатларында ул болай ди: “Без Могилев янында басып торабыз һәм алга барырга боерык көтәбез. Борчылмагыз һәм курыкмагыз. Соңгы тамчы канга кадәр көрәшәчәкбез. Җиңү белән кайтырбыз...”. Ә икенче хатында ул үзен яшь очучыларны әзерләү буенча инструктор итеп билгеләүләрен хәбәр итә. Ләкин дошман илебез эченә кереп киткәндә, ул тылда кала алмый, үзен яңадан фронтка җибәрүне үтенә.
Хәсән Хәнипов 1918 елда районыбызның Бәкер авылында туа. Агач остасы Хәнип Мөхәмәтов гаиләсендә беренче туган балага, әтигә хөрмәт йөзеннән, Хәнипов фамилиясе бирәләр. 7 класс тәмамлаганнан соң, егетне Казанга мех техникумына укырга җибәргәннәр. Ә яшь Хәсәннең хыялы – күкләрне гизү була. Ул Казан аэроклубында, Оренбургта очучылар әзерли торган училищеда укып, хыялын тормышка ашыра. 1938 елда ул Кызыл армиядә, кадрлар летчигы була.
Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча көрәшүе, немец самолетларын юк итүе хакында музейда сакланучы документтан гына белә алабыз. Звено командиры, лейтенант, пилотчы Хәсән Хәниповны бүләкләүгә язган характеристикада мондый юллар бар.
“Һава сугышында кыю була, сугыштагы иптәшләренә дә ярдәм иткән. Ватан сугышы вакытында 70 хәрби очыш үткәрә, өч һава сугышында шәхсән «Ю-88»не һәм төркемле һава сугышында дошманның ике самолетын юк итә. Каты һава сугышларында 6 нчы группада «ЯК-1» самолетын яклап, 1942 елның 5 маенда дошманның бомбардировщиклар группасына һөҗүм итәләр һәм кыска гына бәрелештә дошманның ике самолетын юк итәләр, шуннан соң үз эзлекле атакалар белән «Ю-88»не юк итә. Бу сугышта, дошманның сан ягыннан өстенлегеннән курыкмыйча, үзен инициативалы, кыю һәм батыр һава сугышчысы итеп күрсәтә” – 1942 елның 20 июлендә язылган бүләкләү кәгазендә.
Батырлыгы өчен “Кызыл Байрак” орденына тәкъдим ителә.
.... 29 август, 1942 ел. Воронеж өлкәсе Бобров шәһәрендә фронт тормышы. Урам буенча картлар, хатыннар, балалар йөгерешә. Күктә дошман самолеты пәйда була һәм ут ача. Шул вакыт совет самолеты-истребителе килеп чыга һәм ике арада һава көрәше башлана. Башта совет пилоты фашистның курсын үзгәртергә мәҗбүр итә, ә аннары, безнеңчә итеп әйткәндә, «аны качарга мәҗбүр итә».
Ләкин шул вакытта безнең самолет дошман самолетының эре калибрлы пулеметы утына эләгеп, яна башлый. Барысы да очучының парашют белән сикерүен көтәләр, ләкин ул таранга китә. Һәм безнең самолет шәһәр читенә төшә.
Әлеге батыр очучы-солдатның Татарстанның Шөгер районыннан икәнлеге соң гына ачыклана. Сугышчы вафат булган урынга истәлек тактасы куялар, 2012 елда “Поиск” төркеме аны заманча ясалган сыйфатлы тактага алыштыра. Аның турында ике фильм төшерәләр. Хәсән Хәнипов үзе туганнар каберлегенә күмелгән.
Узган ел Туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәсән Хәнипович Ханиповның батырларча һәлак булып, Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булганлыгы турында хәбәр иткән иде.
фото: Лениногорск музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев