«Эчәргәме, әллә эчмәскәме?»: Белгеч сөт турындагы уйдырмаларны кире какты
Галим ни өчен сөтне гомер буе эчәргә кирәклеген аңлатты.
Советлар чорында сөткә бернинди тел-теш тидерелмәсә дә, бүген аның турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Берәүләр сөт маен йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгаруда гаепләсә, икенчеләре сөттәге шикәр – лактозаның хәтәр белән янавын искә төшерә, өченчеләре сөт аксымы – казеинны тәнкыйтьли. Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы Алла Новокшанова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен сөтне бөтен гомеребез буе эчәргә кирәклеге турында сөйләп үткән.
Беренче уйдырма: сөт мае йөрәккә суга.
“Сөт мае начар холестеринны арттырып, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм симерүгә китерә, дигән уйдырма аеруча киң таралган. Дистәләрчә еллар буе терлек маен үсемлек майларына алыштыруга чакырдылар. Әмма бу халыкның сәламәтлеген яхшыртмады”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Узган гасырның сиксәненче елларыннан бүгенге көннәргә кадәр үткәрелгән тикшеренүләр терлек маен үсемлек маена алыштыруның өстенлекләрен күрсәтә алмаган. Өстәвенә, кайбер тикшеренүләр сыр куллануның хәтта йөрәктә ишемия авыруы куркынычын киметү мөмкинлеген раслаган. Шуңа күрә галимнәр, барысын да бер күчкә өймичә, май кислоталарының тәгаен кайсының йогынтысы начаррак булуын билгеләү мөһим, дигән нәтиҗәгә килгән.
Икенче уйдырма: лактозасы аркасында сөттән баш тартырга.
Лактоза – сөт шикәре. Кеше олыгайган саен, ул начаррак үзләштерелә, шуңа күрә ашкайнатуда көйсезлекләр барлыкка килә. Димәк, аннан баш тартырга кирәк ди лактозаны сөймәүчеләр.
“Әйе, кайберәүләрнең организмы чыннан да лактозаны үзләштерә алмый. Сөт шикәрен таркатучы лактаза ферменты җитмәүгә бәйле бу, – дигән белгеч. – Әмма лактозаны тулысынча үзләштермәү очраклары – чиктән тыш сирәк, һәм бу кимчелек бала тугач ук ачыклана. Күпчелекнең әлеге ферменты җитәрлек күләмдә эшләп чыгарыла. Хәтта организмы лактозаны өлешчә “күтәрә” алмаганнар да бер стакан гадәти сөтне курыкмыйча эчә ала”.
Моннан тыш фәндә расланганча, әче сөт ризыклары – кефир, йогырт, ряженка, эремчек һәм сырда лактоза асылда юк. Әчегәндә, микроорганизмнар аны тарката чөнки. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әче сөт ризыкларын эчәкләр микрофлорасын яхшыртучы ризыклар исәбенә керткән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев