Дөнья чемпионаты 19 июльгә кадәр бара.
АКШ, Канада һәм Мексикада футбол буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Хәзерге вакытта турнирда 173 туп кертелгән инде.
Чагыштыру өчен: Катардагы үткән мундиалда бу вакытка 172 гол кертелгән иде. Әмма быелгы дөнья чемпионатында төркем этабының берничә матчы калуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Дөнья чемпионатында 48 команда катнаша. Чемпионат 11 июньнән 19 июльгә кадәр уза.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев