ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Финанс министрлыгы белән максатчан укучы студентларга 3 мең сум стипендия түләячәкләр

Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстан Финанс министрлыгы белән максатчан килешүләр нигезендә югары уку йортларында укучы студентлар ай саен 3 мең сум күләмендә стипендия ала алачак. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты түләүләрне 2026 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә җәелдерүне күздә тота.

Стипендияне федераль бюджет хисабына көндезге сәгатьләрдә укучы һәм Татарстан Финанс министрлыгы белән максатчан уку турында килешү төзегән студентлар ала алачак. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң алар Министрлыкның Казначылык Департаментында яки аның территориаль органнарында алган белгечлеге буенча кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак.

  • Тагын бер шарт-салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар булмау.

Стипендияне бөтен уку чорына бер мәртәбә билгеләячәкләр. Финанс министрлыгы ел саен 1 октябрьгә һәм 1 февральгә кадәр алучылар исемлеген формалаштырачак. Акчаларны ай саен Россия банкларындагы студентлар счетларына күчерәчәкләр – акчалар кергәннән соң 10 эш көне дәвамында, әмма айның 29 нчы көненнән дә соңга калмыйча.

Әгәр студентны югары уку йортыннан чыгарсалар, шул исәптән хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле рәвештә, әгәр ул академик отпуск рәсмиләштерсә яки үз инициативасы белән шартлары максатчан килешүгә туры килмәгән укуга күчсә, түләүләр туктатылачак.

Әгәр дә максатчан уку турындагы килешү студент белем бирү программасын үзләштермәгән, Казначылык Департаментына яки территориаль органнарга эшкә урнашмаган яки билгеләнгән срокны эшләмәгән өчен өзелсә, аңа стипендиягә чыгымнарны тулысынча капларга туры киләчәк. Шартнамә өзелгәннән соң 10 эш көне эчендә министрлык сумманы исәпләп, хәбәрнамә юллаячак.


Нет комментариев