Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Габделхак Гайнетдинов - зур педагогик династиягә нигез салучы

Районыбызда Гайнетдиновлар гаиләсе – педагоглар династиясеннән булуы белән үзенчәлекле, укытучылар нәселенә – 400 ел

Җәйнең матур бер көнендә районыбызның Урдалы авылында туган нигездә зур, тату, бердәм гаилә булып җыелалар. Узган елларны, әти-әнине, әби-бабайны хөрмәт белән искә алалар, күңелле мизгелләрне хәтергә төшерәләр, яңа аерткан бал белән чәй эчәләр. Әлеге традиция рәвешендә ел саен уза торган очрашу – алар өчен иң кадерлесе, аны бернигә дә алыштырмыйча, тугрылык саклап, туган якка ашкыналар. 

Сүзем – Гайнетдиновлар гаиләсенең традициясе, аларның гаилә тарихы, гаилә шәҗәрәсе турында.  Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» - “Эхо веков в истории семьи” республика шәҗәрәләр фестиваленең район этабы узды. Конкурста Лениногорск районын бары бер генә гаилә тәкъдим итте, ул 400 еллык педагогик династиясе булган Гайнетдиновлар-Гордеевлар гаиләсе.

Әлеге нәселнең вәкиле – Зөлфия Габделхаковна моннан 15 ел элек үз нәселләренең шәҗәрәсе белән ныклап торып кызыксына башлаган һәм документлар, фотолар туплаган. Аның әтисе – Габделхак Гайнетдинов озак еллар мәгариф системасында эшләгән. Нәкъ менә Габделхак ага – педагоглык династиясенең чишмә башы булып тора да инде. Барысы да 1938 елда аның Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, Сарабиккол мәктәбенә эшкә билгеләнгәч башлана. Аңа кадәр Габделхак агайның катлаулы балачагын искә алып, аны бәян итеп китик әле.

Бу хакта кызы – Зөлфия ханымның истәлекләре:
-    Әти үзенең фаҗигале балачагын,  гомере буена  кимсетелүен сөйли иде. Аның әтисе Хафиз бабайны 1918 елның җәендә Бөгелмәдән кайтканда төнлә дүрт кеше газаплап үтергәннәр. Алар аны ялгыш бер сатучы кешегә охшатканнар. Шушы фаҗигадән соң бер ай үткәч, бишенче бала булып, безнең әти дөньяга килгән.  Авыр кайгы-хәсрәттән әнисе, Шәмсенур әби биш кенә ай яши алган, ике кызын, өч улын ятим калдырып вафат булган. Имчәк бала Габделхакны  гаиләдәге иң олы бала – 15 яшьлек Мәфрүзә апа караган. Яшь баланы елаудан ничек туктатырга белмичә, берәр ана имезә алмасмы дип, урам буенда күтәреп йөргән. Кайсылары керткән, имезгән, кайберәүләре борып җибәргән. 

Чыннан да, Зөлфия апа әйтмешли, балачагы Тукайныкын хәтерләтә. Шуннан туганнары Минәхмәт бабай белән Минегаян әбигә улллыкка бирергә мәҗбүр булганнар. Аларның үз балалары булмаган. Шулай итеп ул хәлле генә крестьян гаиләсендә бөтенләйгә урнашып кала. Хөснетдинов Габделхак Хафиз улы 6-7 айлык бала документ буенча Гайнетдинов Габделхак Минәхмәт улына әйләнә. Шуннан Гайнетдиновлар нәселе китә. Габделхак ага һәрвакыт белемгә омтылган, Бөгелмә педучилищесыннан соң әле ул, сугыш тәмамлангач, тагын ике институтта белем ала. “Өл чакта 3 дипломлы булу – бик сирәк очрый торган хәл. Әтине Казанга обкомга, Самарага да чакырган булганнар, тик әти олы яшьтәге әти-әнисен калдырып китмәгән. Ул һәрвакыт үзенә яңа тормыш биргән, аны үстергән әби-бабайны онытмады”, - ди Зөлфия Габделхаковна. 

1941 елда Габделхак ага туган авылы Урдалы мәктәбендә эшли башлый, аннары шушы мәктәптә директор вазифасын башкара. Әлбәттә, бу чорда уку-укытуган да зыян китермәскә, шул ук вакытта мәктәпкә утын әзерләргә, җылытырга, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә. “Алтмышынчы елларда мәктәптә укучылар күп, ике сменага бүленгәннәр. Әти мәктәп эшендә, ә өй мәшкатьләре әниебез Тәскирәдә була. Әни мин туганчы, 1960 елга кадәр мәктәптә эшләгән, аннары әти белән киңәшләшкәч, ул үзен гаиләгә багышлый, хуҗалыкта да бар эшне алып бара. Әни “III дәрәҗә Ана даны” орденына лаек булды”, - дип сөйли Зөлфия Габделхаковна. 

Габделхак Гайнетдиновның аягы белән проблемалар булса да, күп операцияләр кичерсә дә, тәрбия эшен туктатмаган, күпме балаларны олы тормыш юлына чыгарган, башкаларга яхшылыклар кылган. 

Гайнетдиновлар гаиләсендә җиде баласының дүртесе педагоглык юлын сайлаган.  Иң олы апалары – Сәгыйдә, хезмәт ветераны, укытучы. Фәрит Гайнетдинов Урдалы мәктәбендә эшләгән, хатыны Рәшидә апа укытучы, 23 ел Урдалы мәктәбендә директор булган. Әлфия Коновалова (кыз фамилиясе Гайнетдинова) шулай ук – мөгаллим, 43 ел белем биргән. Зөлфия Гордеева гаиләдә төпчек бала, педагоглык стажы – 47 ел. Бүгенге көндә 14нче балалар бакчасында эшли. Әйтергә кирәк, нәкъ шул көнне – “Тарихта без эзлебез” конкурсының муниципаль этабы уза торган көндә – 5 февральдә аның педагоглык стажына 47 ел булган. 

7 бала, 12 онык, 27 оныкчык һәм бер оныкчыкның баласы – менә шундый бай нәсел Габделхак һәм Тәскирә Гайнетдиновларда.  

“Гайнетдиновлар гаиләсенең гомуми педагоглык стажына 400 ел, мин моның белән нык горурланам. Нәселдән 15 вәкил изге һөнәр иясе вазифасын дәвам итүче”, - ди Зөлфия ханым. 

Бердәм, дус нәсел ел саен җәйнең матур көнендә Урдалы авылында туган нигезгә җыела. Балалар, оныклар, туганнар кайта. Гади авыл өе ничек рәхәт, нинди гүзәллек, табигате матур дип барысы да соклана. 

 

фотолар: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев