Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Георгинны кайчан казырга ?

Георгинны кайчан казырга дип сорау бирдегез.

Кырау суккач төбеннән 10-15 см калдырып кисәсез. 2-3 көннән казып аласыз. Только һава торышын карагыз башта. Шул 2-3 көн эчендә тагын кыраулар көтелсә җирдә калдырмагыз. Аяз көнне казырга яхшы. Иртән казып көне буе урамда киптерергә була.

Вак тамырларыннан, иске бәрәңгеләреннән арындырыгыз. Бәрәңгеләрендә таплар булса  30 минут алсу төстәге марганцовкалы суда тотып алуыгыз яхшы. Инфекция таралмасын өчен. Аннан кибәргә куегыз. 

Зур кара таплар бар икән шул тирәсен кисеп алыгыз һәм ярасына зеленка сөртегез. Опилкага, комга күмеп сакласан яхшы була. Только сабагын күммәгез. Саклый торган урында 2-6 градус җылы һәм 60-70 % дымлылык булырга тиеш.

Георгинның татарчасы – дәлия. Безнең бакчаларда бик яратып үстерәләр аны.

Эльмира Исхакова

https://vk.com/dom_sad_recepty

фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев