Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөләндәм Кабирова: Язлар килү белән Тукай туа!

Композитор, шагыйрә, Ш.Бикчурин премиясе иясе Гөләндәм Кабирова фикерләрен җиткерә.

Язлар килү белән Тукай туа !

Әгәр Тукай бүген туган булса?
Булыр иде микән,аның тиңдәше?
Гасыр ярым узгач җавап эзлим,
Милли рухлыларга эндәшеп....?!

Йә,әйтегез,бармы шундый инсан,
Гомерен корбан иткән тел өчен?!
Көйләп моңга салган татар сүзен,
Нәзер  итеп  куеп  үз  көчен.

Юк, табалмас халкым, сиңа тиңне..
Вакыт үзе, моңа  шаhиттер..
Синең рухың тарих үзәгендә-
Милләт тамырының вахите .
                                                            .
Татар халкы синсез ятим бүген.
Тоткынлыктан чыгар микән җаны?!
Синең телең белән сөйли халкым,
Синең хакта күтәрелде  даны.

Туган телем белән горурланып,
Күңелемдә йөртәм Тукай сүзен:
Әткәм-Әнкәм теле аша белдем
Күп нәрсәләр бу дөньяда, үзем.

Язын туып, язгы хисләр аңа
Куанырлык назлар китердеме?!
Тукай йөрәгендә учак янды -
Дәрсе гыйбрәтләре үтәлдеме?

Язлар килү  белән назлар түгел,
Тәкъдиредер Габдулланы уйды.
Татар халкы өчен җан атканы -
Безнең йөрәкләргә шөһрәт куйды.

Гасыр ярым халкым синсез яши,
Тик гыйбрәтеңнән әле тайпылмады!
Айсыз төндә йөргән сәфәрче күк,
Якты йолдыз тапкач, югалтмады!

Апрель килгән саен яшәрәсең...
Милләтемдә яши бөек сүзең..
Иҗатыңның кайтавазы булып,
Халкым йөрәгендә бит син үзең!

Гөләндәм Кабирова


фото: Р.Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев