Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлфия Исхакова: Каратаем, сиңа кайтам, бер күрергә зар булып (+фоторепортаж)

Туган як талантлары.

Әнә шулай дип күңелендәге хисләрен ак кәгазь битенә төшергән ул. Инде биш дистә ел чит якта – Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итсә дә, йөрәгендә, күңел түрендә – балачагы, яшьлек еллары узган, тәүге шигырьләре язылган гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылы.

Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова безнең якларга сагынып кайта.

“Туган җирем кебек кайтам мин Каратайга. Авылда минем туганнарым бар. Күршеләрем дә әйбәт. Җылы итеп каршы алалар, хөрмәтләп очрашуга чакыралар. Һәрвакыт ярдәм итәләр. Бик горурланам авылдашларым белән”, - ди Гөлфия Исхакова. 
Шәһәребезнең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә аның белән җылы очрашу узды.

Ә аңа кадәр Мөэмин-Каратай мәдәният йортында авыл халкы белән күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, иҗат-мәдәният турында сөйләшеп, җырлар башкарып, күңелле чара узган. “Бу очрашуларны уздыруда авылдашым Таһир Шәмсуаровның, аның кызы – Ләйсәннең өлеше зур. Ләйсән мине хөрмәтләп, үзәк китапханәдә очрашу уздыра, гел аралашып торабыз. Рәхмәт яусын аларга”, - ди.

Китапханәдә үткән кичәгә язучының дуслары, сыйныфташлары, туганнары һәм әдәбият, сәнгать сөючеләр җыелды. Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова үз чыгышында Гөлфия Исхакованың туган ягыбыз өчен кадерле шәхес булуын, чит төбәктә гомер итсә дә туган ягын онытмавы, даими рәвештә якташлары янына кайтып очрашулар үткәрүен, милләтебезнең телен, моңын, гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклады. 

Әйе, Гөлфия Исхакова тормыш иптәше белән 1975 елда Удмуртиянең Воткинск шәһәренә китәләр. “Иптәшем Казан авиация институтын тәмамлады да, аны эшкә билгеләделәр. 3 елдан соң кайтабыз үзебезнең якка дип киткән идек, әмма язмыш башка борылыш алды. Безгә анда фатир бирделәр. Ничектер тыныч шәһәр булды, шулай итеп шунда яшәп калдык. Ике кызыбыз тормышлы булды, дүрт оныгыбыз бар”, - ди Гөлфия ханым. 

Чара юкка гына “Туган якка сәламем” дип аталмаган иде, авторның күптән түгел шул исемдәге яңа гына табадан төшкән җырлар китабы чыккан. Шулай ук “Җанымда яз сулышы” шигырьләр җыентыгы да яңа гына дөнья күргән.   Бүгенге көндә Гөлфия Заһит кызы унике китап авторы, ул халкыбыз күңеленә шигъри, әдәби публицистик әсәрләре белән дә яхшы таныш. Кичә барышында әдәбият  сөючеләр авторның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа шигырьләре белән таныштылар. Шулай ук ул бик матур җырлый да, тамашачыларга а-акапеллага җырлар башкарды. 

“Гөлфия Исхакованаң талантлы чәчмә әсәрләр остасы икәнлеге әдәбият сөючеләргә мәгълүм. Аның беркемне дә кабатламый торган үз аһәңе, үз рухи дөньясы бар. Ул иҗаты аша әдәбият сөючеләрне матурлык дөньясына  чакыра. Аның шигъриятендәге аклык-сафлык күңелне пакьләндерә”, - ди китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Таһир кызы. 

Г. Исхакова сүзләренә  бик күп танылган композиторлар халык күңеленә үтеп керердәй җырлар иҗат итәләр. Аның иҗатташ дуслары күп. Шуларның берсе – Федотовка авылы кызы, шагыйрә, җырчы, композитор Людмила Аланлы. Ул үзе бу чарада катнашып, Г. Исхакова сүзләренә иҗат иткән җырларны башкарды. 

Гомумән, чара музыкаль чыгышларга бай булды. Гөлфия ханымның иҗатташы, авылдашы, талантлы җырчы, көйләр авторы, үзешчән композитор, Мөэмин-Каратай авылын мәдәният йортында эшләп килүче “Юлдаш” гармунчылар ансамбле солисты Хаҗиморат Әхмәтшинны да аерым билгеләп узасы килә. Ул гармунда уйнап, матур җырлар бүләк итте, шундый иҗади шәхес. Шагыйрәнең яңа чыккан “Туган якка сәламем” дигән китабына да Хаҗиморат абыйның җырлары кергән.

Әдәби кичәне алып баручы - Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова шулай ук авылдашы – Гөлфия ханымның җырларын башкарды.  Ә 11нче  гимназия укучысы Хөсәенов Аяз авторның балалар өчен иҗат ителгән “Кояшлы җәйне көтәбез” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Гөлфия Исхакованың балалар өчен дә шигырьләр иҗат итүен әйтеп китәргә кирәк. 

Гөлфия Заһит кызының горурлыгы – аның язучылык таланты кызы Гүзәлдә дәвам итә икән. Ул да әнисе сукмагыннан атлый, шигырьләр яза. Ә очрашуга кызы Гөлназ һәм оныгы белән кайтканнар иде.

Гөлфия Исхакова Воткинскида татар мохите белән янып яши. “Без анда барып урнашканда, татар милләтеннән булган халык шактый иде. Соңгы елларда бераз азайды, безнең шәһәрдә 3 меңгә якын татарлар бар”, - ди. Ул “Дуслык” ансамбле, аннары “Тургай” ансамбле оештыра, төрле милли иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. “34 ел эшләп, 68 яшемдә пенсиягә чыккан идем, янәдән кызларым чакырып алды.  “Ак калфак” оешмасын җитәклим. Башка милләтләр белән дә дус яшибез”, - ди Гөлфия ханым. 

Күпсанлы сораулар да яуды тамашачылардан.  Аны үз итүләре күренеп, сизелеп торды. Шагыйрә залда утыручыларга култамгасы белән яңа китапларын бүләк итте.


Фикер
Җәмилә Хәбибуллина, сыйныфташы: 
-    Без Гөлфия белән 1-3 класс Мөэмин-Каратай мәктәбендә укыдык. Гөлфия башлангычта ук шундый актив иде. Без бер урамда яшәдек. Мәктәптән кайтканда аларга керәбез. Әнисе безне каршы ала.  Чәйләр эчәбез дә, тотына идек концерт куярга, театрдагы кебек сәхнәләр ясый идек.  Мин аннары шәһәргә киттем дә, язгы каникул вакытында, әби янына кайткач, гел мәктәпкә барып, үзем укыган классташлар янында дәресләрдә утыра идем. Күңелле вакытлар иде. 

 

Мактаулы исемнәре


2008 нче елны Гөлфия Исхакова  җитәкләгән “Тургай” ансамбленә “Халык ансамбле” исеме бирелә. 2008 нче елны танылган шагыйрь Риза Шәфи премиясе, 2016 нчы елны Язучы Саҗидә Сөләйманованың кызыксындыру премиясе бирелә. 2011  нче елны Гөлфия Заһит кызы Удмуртия республикасының мактау грамотасы белән бүләкләнә. Милли оешмаларда, “Ак калфак”, Татар автономиясендәге хезмәте өчен, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Татар халкы өчен башкарган зур хезмәте өчен” медале һәм “Мәдәнияттәге зур казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

2020 нче елны рус телендә басылган “Судьбы крутые повороты” исемле китабы  проза буенча Удмуртия дәүләт премиясенә лаек була. “Күңелем фасыллары” исемле китабы 2023 елның беренче ярты еллыгында  Татарстан китапханәләре буенча иң укыла торган китаплар исемлегенә кертелгән.  2022 нче елда Гөлфия Исхаковага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. Ул –  хезмәт ветераны да.

 

Язма «Заман сулышы» газетында 26 июнь санында тулысы белән басылды.

Розалия Мостафина фотолары
 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев