Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуҗасыз этләр

Моннан 5-6 еллар элек Мәскәү шәһәр Думасы тәкъдиме буенча закон проекты әзерләнгән иде. Ул этләр һөҗүменнән бер яисә берничә кеше гомере өзелгән очракта, аның хуҗасын 3-7 елга рәшәткә артына утырту, ә этне (ул үтерүче дип исәпләнә) бөтенләй "йоклату"га нигезләнә. Ә муенчаклы баудан (поводок) башка этләрне урамга чыгару махсус мәйданнарда гына...

Моннан 5-6 еллар элек Мәскәү шәһәр Думасы тәкъдиме буенча закон проекты әзерләнгән иде. Ул этләр һөҗүменнән бер яисә берничә кеше гомере өзелгән очракта, аның хуҗасын 3-7 елга рәшәткә артына утырту, ә этне (ул үтерүче дип исәпләнә) бөтенләй "йоклату"га нигезләнә. Ә муенчаклы баудан (поводок) башка этләрне урамга чыгару махсус мәйданнарда гына мөмкин булачак иде.


Иде дияргә кала, чөнки әлеге проект закон буларак үз көченә кермәде. Монда сүз хуҗалы этләр турында бара. Алар да кайчак кеше тормышы өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Эт хуҗалары үзләренең җанварларын урамда да, җәмәгать транспортында борынчыксыз (намордник) йөртергә тиеш түгел. Законны бозган очракта эт хуҗасы штрафка тартылырга мөмкин. Әмма үз бурычына бармак аша караучылар да җитәрлек. Алай гына да түгел, кайберәүләр этләрен урамга, чүплек яннарына китереп ташлый, шулай итеп сукбай этләр саны көннән-көн күбәя. Ул теләсә кайда йөри башлый, чирли һәм йогышлы авырулар чыганагына әверелә дә куя. Эт тешләсә, кеше физик һәм психологик яктан да зыян ала.
Сукбай этләрне юк итү, алардан арындыру белән шәһәрдә "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте шөгыльләнә. Этләрне көн саен аталар. Ел башланып, ай үтмәде, ә 20 эт алар "кулыннан үткән" инде, узган ел 500гә якын булган. "Мөмкин булганның барысын да эшлибез, алар янына якын килеп булмый, ә артларыннан куып җитүне әйткән дә юк", диләр җәмгыять хезмәткәрләре.
Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе халык тарафыннан булган шалтырату-дәгъвалар буенча шулай ук иясез этләрне "йоклата", узган елда мондый эшне 723 эткә карата башкарганнар.
Ветеринария берләшмәсенә 2-70-04 телефоны буенча шалтыратып, сукбай этләр турында хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев