Якташыбыз Кәримә әби Вәлиева 96 яшен тутырды
Яшәү яме
Шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова тыл хезмәтчәне Кәримә Зөфәр кызы Вәлиеваны 96 яше белән котлады.
Бу хакта Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кәримә Зөфәр кызы районыбызның Кирлегәч авылында 1930 елның 10 гыйнварында туган.
Башта колхозда эшләгән, аннары озак еллар тампонаж эшләре идарәсендә хезмәт иткән, буфетчица вазифасын алып барган.
Кәримә әби ире белән дүрт бала үстергәннәр. Бүген ул – биш онык һәм 11 оныкчыкның яраткан әбисе.
Олы яшьтә булуына карамастан, ул яшәү ямен югалтмаган, тормыш матурлыгын тоеп гомер итә. Бер йорт участогында улы белән үз өендә яшәп, әкрен генә тормыш-көнкүреш алып бара.
Кәримә әбигә исәнлек-саулык, тыныч матур тормыш телибез.
Фото: ЛМР сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев