Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җинаять кылу кимегән

Эчке эшләр бүлегенең актлар залында 2011 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалып, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, бүлек кураторы Сергей Маркелов, шәһәр суды рәисе урынбасары Данил Фәхриев, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлекчәсе начальнигы Михаил Сергеев һәм башкалар катнашты. Эчке эшләр бүлеге...

Эчке эшләр бүлегенең актлар залында 2011 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалып, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, бүлек кураторы Сергей Маркелов, шәһәр суды рәисе урынбасары Данил Фәхриев, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлекчәсе начальнигы Михаил Сергеев һәм башкалар катнашты.

Эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов хезмәт һәм бүлекчәләрнең 2011 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, берничә елдан бирле райондагы оператив хәл тотрыклы булып тора. Шәһәр һәм район күләмендәге чараларны үткәргәндә, җәмәгать тәртибен бозу кебек хәлләр күзәтелмәгән. Ел дәвамында шәхси состав "Алкоголь", "Металл", "Уңыш", "Арсенал", "Мәк", "Курорт", "Нефть", "Яшүсмер" һәм башка оператив-профилактик операцияләрдә актив катнашкан. Хокук саклау органнарына халыкның ышанычын арттыру максатында, "Танышырга рөхсәт итегез" һәм "Полицейский Кыш бабай" акцияләре үткәрелгән.
- 2011 ел - дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим вакыйгаларга бай булды,- дип билгеләп үтте Марат Мансурович.
- Беренче чиратта, ул "Полиция турында" Федераль закон үз көченә керү белән үзенчәлекле. Аның нигезендә, Эчке эшләр министрлыгы системасында реформа үткәрелде.
Чыгыштан күренгәнчә, соңгы өч елда кылынган җинаятьләр санының кимүе күзәтелә икән. 2011 елда район һәм шәһәрдә 680 җинаять теркәлгән, ул 2010 елдагы белән чагыштырганда, 17 процентка кимрәк. Шулай ук урлау, фатир басу, талау, автомобиль урлау белән бәйле җинаятьләрнең азрак кылынган булуы күзәтелә. Аеруча катлаулы һәм бик катлаулы җинаятьләр 5 процентка азрак кылынган.
Кызганыч ки, былтыр үтереш - ике ярымга, сәламәтлеккә зыян салу 23,5 процентка арткан.
Мөлкәткә кагылышлы җинаятьләрдән, төрле склад, база, сәүдә нокталарында урлау очраклары арткан. Бик авыр һәм авыр җинаятьләрне ачыклау 86,8 процент тәшкил иткән.
Җинаятьне тикшерү эшенә килсәк, 2011 елда тикшерүчеләр кулы аша 346 эш узган. Ул - 22,6 процентка азрак, судка җибәрелгән җинаять эшләре дә 20,1 процентка кимегән.
- Ирешелгәннәр белән чикләнмичә, 2012 елда полиция җитәкчелегенә кредит - банк өлкәсе, ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга зур көч куярга, законсыз уен бизнесын контрольгә алырга,-дигән бурычлар билгеләде эчке эшләр бүлеге начальнигы.
Юл-транспорт һәлакәтенә килгәндә, ул елдан-ел арта дисәк, ялгыш булмас. 2011 елда, мәсәлән, 22,1 процентка арткан. Шәһәр һәм район территориясендә 83 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр саны 91 булса, 12 кеше үлгән. Шунысын да әйтергә кирәк, балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре - 12, анда 10 бала яраланган, икесе үлгән. Моның төп сәбәбе - юл йөрү һәм тизлек кагыйдәсен бозу. Һәр икенче һәлакәтнең ап-ачык мисалы шуннан гыйбарәт. Алкоголь исерү халәтендә транспорт йөртүчеләр дә күңелгә борчу сала. 2011 елда 428 очрак ачыкланган булуын әйтеп, докладын йомгаклады Марат Мәхмүтов.
Киңәшмә барышында килгән кунаклар да чыгыш ясады. Мәсәлән, прокурор Петр Гринь, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә игътибарлы булырга, бөтенесен дә контрольдә тотарга кушты. Бигрәк тә, наркотик белән сату итүче урыннарны ачыклаганда уяу булу кирәк, диде.
Җыелышка йомгакны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ясады. Ул:
- Безнең төп максат - шәһәр һәм райондагы оператив хәлне тәртиптә тоту. Киңәшләшеп эшлик, шулай эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев