Җиңүчеләрнең дәвамчылары сугыш турындагы истәлеккә тугрылыклы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүчеләрнең дәвамчылары сугыш турындагы истәлеккә тугрылыклы

Илгә 12 Советлар Союзы Герое үстереп биргән Лениногорск җире Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурлап үткәрде

9 май – Җиңү бәйрәме алдыннан барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узды. Быел шунысы шатлыклы: кайбер авыл җирлекләре Җиңүнең 80 еллыгын яңартылган, төзек һәйкәлләр белән каршы алды. “Татнефть” ярдәме белән Түбән Чыршылы, Иске Куак, Сарабиккол, Зәй-Каратай, Сугышлы авылларындагы һәйкәлләрдә, стелаларда эшләр алып барылды. Скульптура композицияләре элементларын коррозиядән чистарттылар, постаментлардагы язулар яңартылды, нигез ныгытылды. Бу урыннар һәр кеше өчен әһәмиятле: биредә митинглар һәм тантаналар үткәрелә, чәчәкләр салына. 

Ивановка авыл җирлегенә караган Медведкада фронтта катнашучылар истәлегенә яңа обелиск ачылды. Моңарчы биредә һәйкәл бөтенләй булмаган. Тик авыл халкы истәлек ташы яки һәйкәл куюны сорап авыл советына мөрәҗәгать иткән булганнар. “Менә быел исә без өстәмә финанс средстволары сорадык һәм Медведкада яңа һәйкәл төзелде. Мемориалда Бөек Ватан сугышында катнашучы өч авылның: Медведка, Моисеевка, Малаховка батырларының исемнәре язылган, барлыгы 92 исем-фамилия. Калган авыллардагы һәйкәлләрдә һәлак булучылар һәм кайтучыларның исемнәре яңартылды”, - ди Ивановка авыл башлыгы Алина Бодряева.  

9 май иртәсе Лениногорскида болытлы көн белән башланды, тик салкынча һава торышы Мәңгелек ут һәйкәленә янына агылучы лениногорскилыларны куркытмады. Әле сәгать тугыз тулганчы ук халык монда килә башлады. “Быел 9 май көнендәге чараларны карауны моннан – Мәңгелек ут һәйкәле яныннан ук башларга уйладым. Җиңүгә -80 ел зур тарихи дата бит. Бүгенге көн чараларын барысын да күрәсем килә”, - ди шагыйрә, композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова.
Парадның программасы быел бераз үзгәртелгән формада үтте. Парад йөреше Лениногорскиның Дан аллеясыннан барабанчы кызларның Мәңгелек утка таба йөреше белән башланды. 

Лениногорск районыннан 12 меңгә якын ир-егет Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә.  Кызганыч, аларның яртысы туган якларына әйләнеп кайта алмый. 12 лениногорскилы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була,  шулай ук өч Дан орденының Тулы кавалеры да – безнең якташларыбыз.

Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында 3 сугыш ветераны, 30 – Бөек Ватан сугышы ветераннарының  тол хатыннары, 164 – тыл хезмәтчәне, 41 – “тол” һәм “тыл хезмәтчәне” категориясенә ия булганнар безнең арабызда исән-сау. 

Сугыш чоры темасына багышланган бию һәм җырдан соң, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бер минутлык тынлык игълан ителде. Тыныч күк йөзе теләп, яшьләр һавага зәңгәр шарлар һәм күгәрченнәр очырдылар. 

Аннары шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов Җиңү парады башлануы турында команда бирде. Көч структуралары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмалары, Лениногорск чик сакчылары, “Сугышчан туганлык” оешмалары берлекләре, яшь армиячеләр, “Беренчеләр” хәрәкәте, шәһәребез мәктәпләре һәм нефть техникумы, политехник колледжлар тантаналы йөреш белән Үзәк мәйданга таба атлады. Бу мизгелләр бик дулкынландыргыч, Ватан өчен патриотлык хисләре белән сугарылган иде. 

Сугыш чоры стилендә бизәлгән ретро-автомобильләр, хәрби техникаларны лениногорскилылар яратып каршы алды. Шулай ук беренче нефть чыгаручылар хөрмәтенә дә махсус машина бизәлгән иде. Чөнки нәкъ менә сугыш еллары чорында безнең Шөгер җирлегендә беренче нефть табылган бит. 

“Җиңү парадына кызым, киявем, оныгым белән чыктык. Җиңү парады бигрәк матур уза. Ретро-автомобильләр ни тора. Матур итеп бизәгәннәр дә. Бәйрәм бик матур башланды. Барыгызны да Җиңү көне белән”, - ди Лениногорскида яшәүче Галия Хайбуллина. 
Машиналар артыннан халык үзәк мәйданга таба атлады. Бик күп лениногорскилылар үзләренең якыннарының фото-портретларын күтәреп чыкканнар иде.

Үзәк мәйданда - Җиңү бәйрәме атмосферасы. Үзәк мәйдан 9 май бәйрәме атмосферасында бизәлгән: зур сәхнә куелган, ә сәхнә артында зур экран. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары  бәйрәм чараларын сәхнәдәге экран аша күрә алды. Үзәк мәйданның уртасында берничә катлы эскәмияләр куелган, халыкка утырып карау мөмкинчелеге  булдырылды.  Дөрес, бик күп кеше басып та карады. Чөнки халык шулкадәр күп иде. 

Рәсми затларның котлаулары да биредә булды. Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, республика Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин һәм “Татнефть” генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин 9 май бәйрәменә җылы котлаулар ирештерделәр. Айрат Хәйруллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Театральләштерелгән күренешләр, сугыш чоры еллары җырлары, җырлы-биюле композицияләр барысы да искиткеч ямьле, дулкынландыргыч, патриотик рухта барды. Бәйрәм тамашалары көн дәвамында үзәк мәйданда, “Балерина” фонтаны янында барды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.  

9 май бәйрәме алдыннан Лениногорскида “Фронт бригадасы” шәһәрдә яшәүче ветераннар янында булды. Мондый котлаулар Лениногорскида  инде алтынчы мәртәбә  уза. Мәдәният сарае үзешчәннәре һәм шәһәр солистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш  чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яшәгән ишегалларында сугыш турында яраткан җырларны башкардылар, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган открыткалар бүләк ителде.  
 

Розалия Мостафина

 


Нет комментариев