Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрист чыгарып ташларга ярамый торган документлар исемлеген әйтте

Шәхесне раслый торган документтан тыш, һәр гражданинның ташларга ярамый торган тагын берничә документы бар.

Юрист Василий Данилов «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, бу әйбер яки хезмәтләр сатып алу турында чеклар. Нәкъ менә чек сатып алганда акча түләүне раслый.

Шулай ук бу исемлеккә килешүләр керә. Килешү кәгазьләре аның шартларын, түләү срокларын, эшләр яки хезмәтләр исемлеген билгели. Судта хокукларны якларга туры килгән очракта, килешү кәгазе булмаса кыенрак туры киләчәк.

Юрист сүзләренчә, таныклыкларны, килешүне терки торган выписка һәм белешмәләрне сакларга кирәк. Бу аеруча күчемсез милеккә, транспорт чарасына хокукны билгели торган, мираска хокукны раслый торган документларга кагыла.

Әлеге документларын кабат ясату катлаулы. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк, ди белгеч.

 

 https://yashel-uzan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев