Кара-каршы: ике як фикере дә тыңланды
Лениногорскида «Сөйлә» проекты кысаларында яшьләр Лениногорск районы җитәкчелеге белән очрашу мөмкинлеге тудырылды.
үптән түгел «Сөйлә» проекты кысаларында актив студентлар Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов белән очрашты. “Сөйлә” челтәр проекты – яшьләрнең район һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән интерактив форматта очрашулар циклы. Көзге вакыйгалар республиканың җиде районында уза.
Әлеге чара «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен регион» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләмпроекты кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Башта Лениногорск студентлары һәм администрация вәкилләре арасында тактик уен – “Лазертаг” узды. Ул “Яшьлек” стадионында үтте. Ике як та үз командасына күбрәк очколар китерергә тырышса да, уен тигез исәп белән тәмамланды. Ә катнашучылар өчен уен күңел күтәренкелеге, шәп кәеф бүләк итте. Ике як та канәгать калды.
Уен тәмамланганнан соң чәй табыны артында ике як та сөйләшүгә җыелды. Монда район башлыгы Марат Гирфанов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина катнашты.
Яшьләр Марат Гирфановка сораулар бирде. Алар “Космос” үзәгенең җиһазланышы белән кызыксынды. Исегезгә төшерәбез: Лениногорскида “Космос” үзәгендә ремонт эшләре бара. Ул күпфункцияле киңлек булачак. Монда төрле яшьтәгеләргә иҗат итү, эшләү, ял итү, үсеш өчен урын табылачак, дип ышандыра Лениногорск администрациясе.
Сорау бирү барышында яшьләр студент проектлары турында сорашты һәм трамплиннар язмышы белән кызыксындылар. Исегезгә төшерәбез: 2026 елда Лениногорскида ике трамплин төзекләндереләчәк. Ә өченчесен – иң зурысын яңадан торгызып булмаячак.
Очрашу хакимият һәм яшьләр арасында диалог өчен ачык атмосфера тудырды, бу җәмгыять үсеше өчен мөһим!
- Яшьләр белән турыдан-туры элемтәдә булырга кирәк. Бүгенге очрашуны шуны күрсәтте: бездә актив, алдагы тормышны уйлый торган буын үсеп килә. Без аларның сүзен тыңларга әзер, - диде Марат Гирфанов.
фотолар: Яшьләр үзәгеннән
Белешмә
Яшьләргә социаль проектлар өчен 300 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.
Физик затлар Татарстан грантлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар тапшыра ала. Конкурска 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре чакырыла, гаризалар 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге биш юнәлеш буенча үткәрелә: «Киләчәк осталары»; «Туган җирем – горурлыгым» ; «Изге Йөрәкләр» волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар; «Сәламәт милләт» ; «Милли-мәгънәви һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту».
Бәйгедә катнашучыларның товарлар җитештерүче, эш белән тәэмин итүче, хезмәтләр тәкъдим итүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче булмавы мөһим, дип ачыклык кертә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Проект эшләре «Минем субсидияләр» платформасында кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны министрлык сайтында табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев