Кайгылы хәбәр: язучы, профессор һәм бакчачы  вафат
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайгылы хәбәр: язучы, профессор һәм бакчачы вафат

Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик,

язучы, экономист, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды.

Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул анда ятты.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/16-08-2021/yazuchy-professor-m-bakchachy-farsel-zyyatdinov-vafat

 


Нет комментариев