Казанда 1991 елгы ВАЗ-2106 сатуга куелган.
Әлеге автомобильнең бәясе 750 мең сум тәшкил итә, дип аңлашыла сайтларның берсендә бастырылган белдерүдән.
Тасвирлама һәм күрсәтелгән характеристикаларга караганда, совет машинасының бәясе күбесенчә йөрү белән бәйле. Ул 35 ел эчендә 23 528 км юл үткән.
Өстәвенә, белдерүдәге фотога караганда, машина завод хәлендә сакланган.
Реальное время
Нет комментариев