Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУ профессоры салкыннар килүе турында кисәтә

Быел Казанда уртача тәүлеклек температураның ноль градус аркылы күчүе 10 көнгә соңга калып булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

 

«Әлегә Казанда җылы, чөнки без антициклон йогынтысында җылы секторда торабыз. Кичкә салкын фронт узачак, температура түбәнәя, якшәмбе көнне тагын җылыначак. Киләсе атнадан башлап, без циклонның салкын секторында булабыз, безнең территория аша төньяк агымнар узачак, шуңа күрә температура кимиячәк. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 9 һәм 10 ноябрьдә көндез Татарстан башкаласында карлы яңгыр явуы көтелә. Кар шулай ук 11 ноябрьдә көндез яварга мөмкин. Сишәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1, ә чәршәмбе көнне -3 градус булачак.

«Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура инде биш тәүлек дәвамында тискәре булырга тиеш. Климатик үлчәүләр буенча ноль градус аркылы күчү гадәттә шәһәрдә 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр бара. Киләсе атна башында уртача тәүлеклеклек норма 2 градус салкын булачак» - дип өстәде Переведенцев.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/05-11-2020/kfu-professory-salkynnar-kil-e-m-kar-yavachagy-turynda-kis-t-5783665

Фото: https://www.instagram.com/lei_gaz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев