Кирлегәч мәктәбе укучылары армиядә хезмәт итүче солдатларга хат яздылар
Кулларына барып ирешсен.
Ел саен Ватанны саклаучылар көне алдыннан ДОСААФ Лениногорск автомәктәбе хәрби комиссариат белән берлектә “Солдатка хат” акциясе үткәрә. Бу акциядә Кирлегәч мәктәбе даими катнашып килә.
Бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районы буенча көзге һәм язгы чакырылышта хәрби хезмәттә 180 егет Ватан алдында үзләренең бурычларын үти икән. Аларның һәркайсы илнең төрле регионында булуга карамастан, Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафында төрле бурычлар башкара.
Безнең Кирлегәч авылыннан бүгенгесе көндә армия сафларында 2 егетебез –Илнур Рафис улы Галимов – Курск өлкәсендә һәм Илшат Рафис улы Магизянов Чиләбе өлкәсендә хезмәт итәләр.
Югары класслар бик теләп солдат абыйларына хатлар яздылар, башлангыч сыйныф укучылары открыткалар ясады.
“Безнең өчен кадерле булган солдатларыбыз - Илнур һәм Илшат! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус һәм кыюлык көне белән котлыйбыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Ихластан, шатлыклы очрашулар насыйп булсын дип, көтеп калабыз”.
Кирлегәч мәктәбе укучылары һәм укытучылары исеменнән Рәмзия Зиангирова.
фотолар: мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев