Коронавирусның кайчан кимиячәген фаразладылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирусның кайчан кимиячәген фаразладылар

Россиянең финанс министры Антон Силуанов коронавирус вазгыяте киләсе ел уртасына кимиячәк дип фаразлады. Бу хакта РИА Новости яза.

 

«Киләсе елда бу хәл булмас дип өметләнәм. Вакцинация башланды, бу да бик мөһим. Халыкта иммунитет барлыкка килә дип сөйлиләр. Киләсе ел урталарына коронавирус кимер һәм без гадәти тормышка кире кайтырбыз, дип өметләнәм», — диде министр.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев